news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин киләсе атнада халыкара очрашулар һәм хөкүмәт белән киңәшмәләр уздырачак

Россия Президенты Владимир Путин киләсе атнада Халыкара очрашулар һәм Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәләр уздырачак. ВГТРК журналисты Павел Зарубин үзенең Телеграм-каналында дәүләт башлыгының планнары турында хәбәр итте.

Шулай ук алдагы атнада Путинның РФ Куркынычсызлык советының даими әгъзалары белән традицион оператив киңәшмәсе узачак.

Моннан тыш, Президент, гадәттәгечә, 25 гыйнварда билгеләп үтелә торган Татьяна көненә – Россия студентлары көненә багышланган чараларда катнашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot