news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин: Киләчәктә дә Россия халкының иминлеге өстенлегенә сүз бирәм

Путин: Киләчәктә дә Россия халкының иминлеге өстенлегенә сүз бирәм
Фото: трансляциядән скриншот

Россия җәмгыятенең бердәмлеге ул - Россиянең киләчәген үзебез билгеләячәкбез дигән сүз. Россия Президенты Владимир Путин бу хакта инагуруация тантанасында сөйләде.

Ул дәүләт башлыгының бурычы Россияне саклау, аның халкына хезмәт итү булуын ассызыклады. «Бу изге бурыч, зур мәртәбә булуын аңлыйм. Узган елларда эшемнең асылында шул ятты, эшчәнлегемнең мәгънәсе шунда булды. Киләчәктә дә Россия халкының иминлеге өстен булачагына сүз бирәм», – диде Путин.

Аның сүзләренчә, сайлау нәтиҗәләре Россия барган юлның, курсның дөрес булуын исбатлады. «Бу без җитди каршылыклар, сынаулар белән очрашканда бик мөһим. Гомуми тарихи максатларны аңлыйбыз, кыйммәтләребезне, Россиянең милли мәнфәгатьләрен, иреген саклау өчен нык торуыбызны күрәм. Авырлыкларны җиңеп чыгачакбыз», – диде Президент.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100