news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин «Киләчәк уеннарын» оештыру һәм уздыру турындагы закон имзалады

Путин «Киләчәк уеннарын» оештыру һәм уздыру турындагы закон имзалады
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россия Президенты Владимир Путин Казанда узачак «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турниры турындагы законга имза куйды. Документ хокукый актлар рәсми порталында чыкты.

Яңа закон турнирны оештыру һәм уздыру өчен кирәкле норматив базаны үз эченә ала. Ул кабул итүче яктан турнирны оештыручыны, федераль һәм төбәк хакимият органнарын билгели.

Шул ук вакытта закон «Киләчәк уеннары»н үткәрүнең ике теоретик вариантын билгели: елына бер тапкыр яисә дүрт елга бер тапкыр.

Моннан тыш, документта турнирның максатлары формалаштырылган. Аларга, аерым алганда, «физик активлыкны һәм цифрлы технологияләрне берләштерүче спорт төрләрен илкүләм һәм халыкара дәрәҗәдә алга җибәрү һәм популярлаштыру» кертелгән.

Моннан тыш, бу контекстта фиджитал-спортчыларга аларның күнекмәләрен «белдерү, тану һәм үстерү» һәм «спорт хезмәттәшлеген ныгыту» өчен мөмкинлекләр бирү турында әйтелгән..

Закон Дәүләт Думасы тарафыннан быелның 15 декабрендә кабул ителде һәм аны Федерация Советы 22 декабрьдә хуплады.

«Киләчәк уеннары» Халыкара мультиспорт турниры Татарстан башкаласында 2024 елның 21 февраленнән 3 мартына кадәр узачак. 14 ноябрьдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә «Казанда Киләчәк уеннары башланганчы 100 көн» тантанасы булды, анда Россия Президенты Владимир Путин ярышлар башланганчы кире хисапка старт бирде.

Соңрак, 2024 елның 12-23 июнендә, Татарстан башкаласы БРИКС уеннарын кабул итәчәк. Моннан тыш, октябрьдә шәһәрдә БРИКС саммиты узачак, анда 26 дәүләт башлыгы чакырылган. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, «Киләчәк уеннары» да, БРИКС уеннары да тарихта зур эз калдырачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100