news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин «Киләчәк уеннары» турында: Татарстанда һәрвакыттагыча югары дәрәҗәдә оештырылды

Татарстан «Киләчәк уеннары» мультиспорт турнирын, һәрвакыттагыча, югары дәрәҗәдә оештырды. Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда шулай дип белдерде. Сөйләшүнең нечкәлекләрен Кремльнең матбугат хезмәте китерә.

«Кичәге чараны [«Киләчәк уеннары»] оештыруда ярдәмегез өчен рәхмәт белдерергә телим. Болар барысы да дәвам итә, спорт чараларын күздә тотам. Бик югары дәрәҗәдә әзерләнгән — Татарстанда, гадәттәгечә, барып чыга, сез моны эшли беләсез», — дип ассызыклады дәүләт башлыгы.

Ул билгеләп үткәнчә, бу халыкара вакыйга республика өчен дә, Россия өчен дә лаеклы дәрәҗәдә уза.

«Зур рәхмәт, Владимир Владимирович, безнең республикада шундый чара уздыруга ышаныч өчен. Кунакларыгыз өчен рәхмәт, алар бик канәгать. Иртән Таҗикстанның хөрмәтле Президентын [Имамали Рахманны] озаттык. Ул: «Владимир Владимировичка минем сәламемне, хөрмәтемне җиткерерсез», — диде. Бик канәгать», — дип уртаклашты үз җавабында Татарстан җитәкчесе.

news_right_1
news_right_2
news_bot