news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин киләсе уньеллыкта зур җиңүләр вәгъдә итте

Россия Президенты сүзләренчә, ул идарә иткәндә, халыкның бәхетле тормышы өчен барысы да эшләнәчәк.

(Казан, 3 март, “Татар-информ”). Гамәлдәге Россия Президенты чираттагы срокка сайланган очракта, киләчәктәге уньеллык, шулай ук XXI гасыр тулаем, Россия өчен зур җиңүләр вакыты булачак. Бу хакта Мәскәүдә узган митингта Россия лидеры үзе әйтте.

Владимир Путин белдергәнчә, ул идарә иткәндә халыкның бәхетле тормышы өчен барысы да эшләнәчәк.

“Без алар (балалар һәм оныклар - Т-и. иск) бәхетле булсын өчен, барысын да эшләячәкбез. Безнең өчен моны беркем дә эшләмәячәк. Әгәр дә без моны булдырабыз икән, Россиядә якындагы уньеллык, шулай ук XXI  гасыр тулаем, зур җиңүләр вакыты булачак”, - дип әйткән Путин. 

news_right_1
news_right_2
news_bot