news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин киләсе президентлык срогына үз кандидатурасын күрсәтү турындагы мәсьәләне әлегә хәл итмәгән

"Бу алга таба илдә президент һәм хөкүмәт дәрәҗәсендә эш нәтиҗәләренә бәйле", - диде РФ башлыгы

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Владимир Путин  киләсе президентлык срогына үз кандидатурасын күрсәтү турындагы мәсьәләне әлегә хәл итмәгән. Бүген бу хакта ул Мәскәүдә узган киңәйтелгән матбугат конференциясендә журналистларга хәбәр итте.

"Бу алга таба илдә президент һәм хөкүмәт дәрәҗәсендә эш нәтиҗәләренә бәйле. 2018 елгы президент сайлаулары турында карар кабул итәргә иртәрәк. Россия Федерациясе гражданнары мәнфәгатьләрен яклап катгый эшләргә кирәк. Шуның нәтиҗәсе һәм җәмгыятьнең кәефенә карап, 2018 елда кем сайлауга баруы турында нәтиҗә ясап булачак", - диде РФ башлыгы.

Ул ассызыклаганча, илдәге бөтен вакыйгалар өчен дәүләт башлыгы җаваплы. "Мин бу җаваплылыктан беркайчан да качмадым һәм җыенмыйм да, - дип вәгъдәләде ул. - Тулаем алганда, мин административ структура да, хөкүмәт һәм финанс хакимиятләре дә ил алдындагы бурычларны хәл итә ала дип саныйм", - дип бу мәсьәләдә сүзен  йомгаклады В. Путин.            

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100