news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин киләсе президент сайлауларына үз кандидатурасын үзе тәкъдим итәчәк

Путинның сайлау алды штабы җитәкчесе әлегә мәгълүм түгел.

Путин киләсе президент сайлауларына үз кандидатурасын үзе тәкъдим итәчәк
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Владимир Путин киләсе президент сайлауларына үз кандидатурасын үзе тәкъдим итәчәк. Бу хакта ул Мәскәүдәге зур матбугат конференциясендә белдерде.

Шул ук вакытта, Россия лидеры: "<…> әмма мин, әлбәттә, минем ил үсешенә булган карашымны уртаклашкан сәяси көчләр - партияләр һәм иҗтимагый оешмалар ярдәменә өметләнәм", - диде. Моннан тыш, ул кандидатурасы киң җәмәгатьчелек тарафыннан хупланачак дип саный.

Путинның сайлау алды штабы җитәкчесе әлегә мәгълүм түгел. Дәүләт башлыгы әйткәнчә, бу вазифа "илдәге билгеле, абруйлы", Путин сәясәтен хуплаучы кешеләрнең берсенә тапшырылачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100