news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин кешеләрдә нинди сыйфатларны югары бәяләве хакында сөйләде

Россия Президенты килешенгәнне эшли һәм вәгъдәне үти торган кешеләргә ышана.

(Казан, 16 сентябрь, "Татар-информ"). Кешеләрдә иң мөһим сыйфат – ышанычлы булу, дип белдерде Россия дәүләте башлыгы Владимир Путин "Ала-Тоо 24" телеканалына, дип яза "Республика Татарстан" иҗтимагый-сәяси газетасы.

Россия Президенты өчен ышанычлы булуы билгесе булып килешенгәнне эшләү һәм вәгъдәне үтәү тора.

Путин фикеренчә, Кыргызстан президенты сүзен тота белә. Шулай ук Россия лидеры Атамбаевны якты һәм эмоциональ кеше дип тасвирлады.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot