Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Казанның ясалма фәһем куллана торган «акыллы шәһәрләр» исемлегенә керүен әйтте
Россия Президенты Владимир Путин Казанны ясалма фәһем куллана торган «акыллы шәһәрләрнең» берсе дип атады. Путин шәһәрләр рейтингын AI Journey Халыкара конференциясендә әйтте.
Путин сүзләренчә, беренче өчлеккә Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Екатеринбург кергән. Россия башкаласы 2023 елда да лидер булган.
«Бездә дә монда илкүләм тиешле проектлар кертелә. Мәскәү, һичшиксез беренче урында, аннан Санкт-Петербург, Мәскәү өлкәсе, Екатеринбург, Казан, Пермь», – дип яза путин сүзләрен ТАСС агентлыгы.
Президент өстәп әйткәнчә, Россиядә ясалма фәһемнең барлык мөмкинлекләрен кертәләр, ә аннары күзәтәләр һәм бу өлкәдәге казанышларга бәя бирәләр. Путин сүзләренчә, бүген ясалма фәһемне тормышның барлык өлкәләрендә диярлек: торак-коммуналь хуҗалыктан алып сәламәтлек саклау өлкәсенә кадәр кулланалар. Һәм мондый «алга таба хәрәкәт итү» дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз