news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Казанның беренче вице-мэрын Мактау ордены белән бүләкләде

Татарстан башкаласы мэрының беренче урынбасары Денис Калинкин Мактау орденына лаек булды. Бу турыдагы карарны Россия Президенты Владимир Путин имзалады. Казан мэриясенең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Денис Калинкин 2006 елдан Татарстан башкаласы Башкарма комитеты аппаратын җитәкләде. Ул 2014 елда шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе булды. 2020 елда Казан муниципаль берәмлеге битәкчесенең беренче урынбасары итеп сайланды.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Путин «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәевне II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100