news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Казанны Россиянең иң көчле фәнни үзәкләренең берсе дип атады

Россиядә фәнни-белем бирү үзәкләре тулы куәтенә эшләргә тиеш, ди Президент.

(Казан, 1 март, «Татар-информ», Егор Никитин). Казан Самара, Томск, Новосибирск һ.б. шәһәрләр белән беррәттән, илнең куәтле фәнни үзәге булып тора. Аларның бурычы университетлар, институтлар һәм югары технологияле компанияләрнең фәнни мөмкинлекләрен берләштерүдән гыйбарәт. Россия Президенты  Владимир Путин Федераль Җыенга еллык Юлламасында шулай дип белдерде.

Россиядә фәнни-белем бирү үзәкләре тулы куәтенә эшләргә тиеш. Алар университетлар, академик институтлар һәм югары технологияле компанияләрнең мөмкинлекләрен берләштерәчәк, диде Президент.

«Мондый үзәкләр Казан, Самара, Томск, Новосибирск, Екатеринбург, Төмән, Владивосток, Калининград һ.б. шәһәрләрдә барлыкка килә башлады инде. Аларны зур проектларны гамәлгә ашыруга юнәлетргә кирәк. Шул исәптән, геном тикшеренүләр өлкәсенә дә», - дип саный Владимир Путин. 

news_right_1
news_right_2
news_bot