Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин казанлыларга җиңү китергән "Ак Барс"-"Адмирал" матчында булды
Бүген Владивостокта көндезге очрашу казанлылар файдасына 5:1 белән тәмамланды
(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Кристина Иванова). Джастин Азеведо дубле Казанның "Ак Барс" командасына КХЛның кунактагы матчында "Адмирал"ны тар-мар итәргә булышты. Бүген Владивостокта көндезге очрашу казанлылар файдасына 5:1 белән тәмамланды.
Матчны Россия Президенты Владимир Путин да карады. Владивостоктагы уенга дәүләт башлыгын "Адмирал"ның рәсми булмаган кураторы Вячеслав Фетисов алып килде.
"Адмирал"га каршы матч белән Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре Ерак Көнчыгыш һәм Себер шәһәрләре буенча күчмә уеннар сериясен башлап җибәрде. Күрәсең, казанлыларда адаптациягә бәйле кыенлыклар тумагандыр: алар башта ук үгезне мөгезеннән эләктерде. Беренче периодтан соңгы исәп - кунаклар файдасына 3:0. "Ак Барс" Азеведо, Варнаков һәм Обухов тырышлыгы белән җавапсыз 3 алка кертүгә иреште. Ә яшь хокейчы Архипов КХЛда үзенең беренче очкосын алды. Икенче 20 минутта "барслар" уңышларын беркетте. Икенче периодта казанлылар бердәнбер алканы азчылыкта уйнаган вакытта кертүгә иреште. Дубль - Азеведо исәбендә.
Эмиль Гариповка Андрей Сигарев уенны коры исәпкә тәмамларга комачаулады: өченче период башында ул кунаклар капкасына беренче алканы ташлады. Очрашуда ахыргы алканы, финал сыбызгысына 4,5 минут кала, казанлылар капитаны Александр Свитов кертте. 5:1 - "Ак Барс" ышанычлы рәвештә җиңү яулады.
Киләсе матчларын казанлылар берсекөнгә Хабаровскида "Амур"га каршы үткәрәчәк.
«Адмирал» – «Ак Барс» – 1:5 (0:3, 0:1, 1:1).
Фотосурәт ak-bars.ru сайтыннан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз