news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Казанга килде

РФ Президенты Владимир Путин Казанга килде. Бу хакта РИА «Новости» хәбәр итте.

Татарстан башкаласында Дәүләт башлыгы «Киләчәк уеннары»н ачу тантанасында катнашачак, шулай ук чарага килүче чит ил лидерлары белән ике яклы очрашулар үткәрәчәк.

Моннан тыш, ТАСС мәгълүматлары буенча, Владимир Путинның Казанда С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводына баруы планлаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100