news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Казанга кадәр югары тизлекле магистраль төзүне хуплады

Путин Казанга кадәр югары тизлекле магистраль төзүне хуплады
kremlin.ru

Мәскәү белән Санкт-Петербург арасында югары тизлекле магистраль проектын гамәлгә ашыру мизгеле җитте. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Мәскәү үзәк диаметры-3 ачылу тантанасында сөйләде.

Ул шулай ук якын киләчәктә Түбән Новгородка, Казанга, аннары Уралга кадәр дә шундый ук магистраль төзергә кирәклеген әйтте. Кремльнең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

«Әмма бу, һичшиксез, эшнең беренче этабы гына булырга тиеш. Аннары Түбән Новгородка, Воронежга, Түбән Новгородтан Казанга, Казаннан Урал төбәгенә хәрәкәт итәргә кирәк. Бу кешеләрнең бер зур агломерациядән икенчесенә хәрәкәт итү вакытын кыскарту гына түгел, бу илнең бәйлелеген яхшыртачак, мәгариф, фән кебек өлкәләрнең үсешенә этәрәчәк», - диде дәүләт башлыгы.

Искәртик, бүген Путин башкала мэры Сергей Собянин белән бергә Ленинград-Казан шәһәрләренең Мәскәү үзәк диаметрына старт бирде. Быел Мәскәү тизйөрешле диаметрын шулай ук Казан белән тоташтыру планлаштырыла. Бу елның июнендә Мәскәү-Казан югары тизлекле магистраль төзү планнары турында «Россия тимер юллары» генераль директоры Олег Белозёров та хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100