news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү турындагы указны имзалады

Татарстан башкаласыннан тыш, мактаулы исем илнең тагын 19 шәһәренә биреләчәк.

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Россиянең 20 шәһәренә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем биреләчәк. Кремль сайтында Россия Президенты Владимир Путинның шул хактагы указы дөнья күргән.

Документта билгеләп үтелгәнчә, әлеге мактаулы исем «шәһәр халкының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә сизелерлек өлеш керткәне, сәнәгать предприятиеләрендә хәрби һәм гражданнар продукциясе җитештерүне өзлексез тәэмин иткәне, хезмәттә батырлык һәм фидакярлек үрнәге күрсәткәне өчен» бирелә.

Казаннан тыш, Боровичи, Екатеринбург, Иваново, Ижевск, Иркутск, Магнитогорск, Түбән Новгород, Түбән Тагил, Новосибирск, Новокузнецк, Омск, Пермь, Самара, Саратов, Томск, Ульяновск, Уфа, Чиләбе һәм Ярославль дә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исемгә лаек булачак.

Татарстан башкаласына мактаулы исем бирелү уңаеннан бүген кичке тугызда «Казан» гаилә үзәге янында бәйрәм салюты көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot