news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Казанга форумга җыелган студентларны ялгышлар ясаудан курыкмаска чакырды

Ил башлыгы өч сәгатьтән артык дәвам иткән форумның азагына гына килеп җитә алды.

Путин Казанга форумга җыелган студентларны ялгышлар ясаудан курыкмаска чакырды
Александр Эшкинин

(Казан, 25 гыйнвар, "Татар-информ" Фәрит Салихов). Ике көн дәвамында Казанда "Бергә алга!" дип исемләнгән студент клубларының Бөтенроссия белем бирү форумы уза. Форумның "Татнефть Арена" боз сараенда узган мәдәни өлешендә катнашучыларны Россия Президенты Владимир Путин да сәламләде.

"Бик зур канәгатьлек белән сезне Россия студентлар көне белән тәбрик итәм. Бирегә җыелган студентларны, гомумән, Россиянең барлык студентларын, аларның мөгаллимнәрен котлыйм, укуларында, киләчәк олы тормышта уңышлар телим", - диде Владимир Путин.

Президент сүзләренчә, студентлар һәм яшьләр тырышлыгы белән Россия һәрвакыт яшь, максатчан булып кала.

"Сезнең һәрчак максатчан, кыю булып калуыгызны, зур илебезнең барлык өстенлекләреннән файдалануыгызны телим. Сез яңа чорда үстегез, сезгә кадәрге буынга караганда өстенлеккә дә иясез. Ирекле рәвештә, берни турында да уйламыйча яңалыкка - яңа музыка, яңа сәнгать, яңа технологияләр булдыра аласыз. Ялгышлар ясаудан курыкмагыз. Һәрчак аларны үтеп чыгу мөмкинлеген эзләгез. Шул вакытта бәхетле һәм уңышлы буын булырсыз. Мин ихластан сезгә шуны телим", - диде Президент.

Сүз уңаеннан, Владимир Путин форумның азагына - чара инде өч сәгатьтән артык дәвам иткәч кенә килеп җитә алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100