news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин KazanForum ны үткәргән һәм М12 юлын төзегән өчен татарстанлыларга рәхмәт белдерде

Татарстан Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе урынбасары – эшләр идарәчесе Сергей Коростелев «Россия – ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумын үткәргән өчен Россия Президентының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. РФ Президенты Владимир Путин имзалаган указ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Моннан тыш, М12 «Восток» автомобиль юлын төзүдә катнашкан татарстанлылар да билгеләп үтелде. «Казан-Телематика» ҖЧҖ дивизионы директоры Линар Ваһаповка, «Автодор» төзелеш компаниясе генераль директорының ике урынбасары – Дамир Сәйфетдиновка һәм баш инженер Эдуард Идрисовка, шулай ук «Россия автомобиль юллары» дәүләт компаниясенең Казан филиалы директоры Руслан Мусинга Президентның Мактау грамотасы тапшырылды.

Моннан тыш, «Автодор»ның берничә эшчесенә Президент тарафыннан рәхмәт белдерелде. Алар:

- Айрат Әдиятуллин – тышкы торбаүткәргечләр монтажчысы;

- Андрей Брылков - бульдозер машинисты;

- Александр Кильдюшев – кабель челтәрләре буенча электромонтажчы;

- Степан Пичугин – юл эшчесе;

- Петр Савлюков һәм Сергей Федоров – корыч һәм тимер-бетон конструкцияләр монтажлау буенча монтажчылар;

- Константин Федотов - асфальт-бетон салучы машинист.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100