news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Казанда Универсиадага әзерлек эшләренең торышыннан канәгать

Владимир Путин Универсиадага әзерлек буенча калган вакыт эчендә эш темпларын киметмәскә һәм финансларны мөмкин кадәр бәрәкәтле тотарга чакыра

(Казан, 5 май, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Россия хөкүмәте рәисе Владимир Путин бүген Казанга сәфәре барышында Универсиада объектлары белән танышып чыкканнан соң, масштаблы халыкара ярышларга әзерлек эшләренең барышыннан канәгать булуын белдерде. Ул бу хакта Казан Кремлендә узган киңәшмәдә җиткерде. Хөкүмәт рәисе Универсиадага әзерлек эшләрендә федераль, төбәк һәм шәһәр хакимияте органнарының үзара ярдәмләшеп эшләвеннән дә канәгать калуын ассызыклады. Владимир Путин искәрткәнчә, бу ярдәмләшеп эшләү үзенең уңдырышлы нәтиҗәләрен бирә. Хөкүмәт рәисе сүзләренә караганда, Универсиадага яңа объектлар төзелешенең уртача бәясе 1 кв. метр өчен 30-32 мең сум тирәсе. Бу кулай күрсәткеч. Студентлар спорты ярышларына барлыгы 350 мең кв. метр мәйдан сафка бастырылачак. Аның белдерүенчә, Универсиадага әзерлек барышында масштаблы төзелеш эшләре кризис чорында республиканың төзелеш комплексы өчен зур ярдәм дә.
Владимир Путин Универсиадага әзерлек буенча калган вакыт эчендә төп ике моментка игътибар итәргә кирәк дип саный. Аның берсе- эш темпларын киметмәү, икенчесе- финансларны мөмкин кадәр бәрәкәтле тоту. Соңгысына ул киңәшмә баршында кат-кат тукталды. Киңәшмәдә спорт корылмалары сметаларының 2007 елгы бәяләр белән формалашуы искәртелеп, аларның бәяләрен индексацияләү буенча исәп-хисап ясау мәсьәләсе күтәрелгән иде. Бу, бер яктан, ФИСУ ның яңа сафка басучы спорт корылмаларына карата техник һәм технологик таләпләрне катгыйландыруы белән бәйле. “Дөрес, без ФИСУ белән күп нәрсәләрне килештерергә тиеш. Тик корылмаларга таләпләрне артык куертырга ярамый”, - дип саный ул. РФ Премьер-министры алдан расланган бюджетка ничек тә сыешырга кирәк, дигән фикердә. Ә менә 2013 елгы Универсиада башкаласының транспорт инфраструктурасын үстерүгә акча җәлләргә ярамый, дип саный ул. Якынча исәпләүләр буенча, бу максатларга казнадан 10 млрд. сум финанслар каралган. Тик Путин, бу финанслар аз, өстәмә финанс чыганаклары эзләргә кирәк дип саный. Шул ук вакытта спортчылар әзерләү дә җитди игътибар сорый. Владимир Путин Универсиадага әзерлек эшләрендә федераль үзәк ярдәменә генә өметләнми, республиканың да җаваплылыкның сизелерлек өлешен үзенә алырга тиешлеген искәртеп, федераль үзәкнең ярдәмләшеп эшләү өчен һәрчак әзер булуын җиткерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot