news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Казанда тарихи шәһәрләргә ярдәм программасын киңәйтү кирәклеге турында белдерде

Мәдәни мирас объектларын торгызу өлкәсендә бизнеска өстәмә йөкләнеш урынлы түгел, дип белдерде дәүләт Башлыгы.

Путин Казанда тарихи шәһәрләргә ярдәм программасын киңәйтү кирәклеге турында белдерде
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Россиядә тарихи шәһәрләргә ярдәм программасын киңәйтергә кирәк. Бу хакта ил Президенты Владимир Путин Казанда җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашуда белдерде.

«Сез беләсезме, безнең тарихи шәһәрләргә ярдәм итү программасы бар, һәм без аны дәвам итәчәкбез. Безгә аны киңәйтергә кирәк булыр, мөгаен. Акча анда артсын һәм нәтиҗәлерәк эшләр өчен барысын да эшләргә кирәк булачак. Һәм, әлбәттә, төбәк мөмкинлекләрен, һичшиксез, җәлеп итәргә кирәк. Без бу теманы калдырмыйбыз», - диде Владимир Путин.

Очрашуда катнашучыларның берсе Президентка мәдәни мирас объектларын торгызу эшен «йөкләү» үтенече белән мөрәҗәгать итте. Моңа дәүләт башлыгы июль аеннан төзүчеләр болай да яңа катлаулы шартларда эшли башлаячакларын әйтте.

«Яңа кагыйдәләр нигезендә, анда гражданнарның акчаларын җәлеп итәргә ярамый. Бу бик зур йөкләмә, моңа кадәр ничек нәтиҗәле итеп оештырырга кирәклеген әлегә кадәр аңлап бетермиләр, — диде ул. — Менә бу бурыч — елына 120 млн квадрат метр (торак тапшыру күрсәткече- Т-и иск.) - ул, гомумән, катлаулы, бу зур ыргылыш. Әмма бу тармакта без күчә торган яңа финанслау системасы шартларында , ул өчләтә катлаулы булачак. Шуңа күрә өстәмә йөкләнеш урынлы була алмас, мөгаен».
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100