news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Казанда «Мәскәү» спорт үзәгендә булачак һәм «КАМАЗ-мастер» командасы белән очрашачак

Дәүләт башлыгы җәмәгатьчелек вәкилләре белән «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру турында фикер алышачак.

Путин Казанда «Мәскәү» спорт үзәгендә булачак һәм «КАМАЗ-мастер» командасы белән очрашачак
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Казанда Россия Президенты Владимир Путин яңартылган «Мәскәү» мәдәният һәм спорт үзәгендә булачак һәм «КАМАЗ-мастер» командасы белән очрашачак. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Үзәк мәйданчыгында дәүләт башлыгы җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашачак һәм «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышачак", — дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Моннан тыш, Россия Президенты программасында «Арт Сити» торак комплексында буллу каралган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot