Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Казанда Кыргызстан Президенты белән очрашты
Россия Президенты Владимир Путин Казанда «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турниры ачылышына килгән коллегасы — Кыргызстан Президенты Садыйр Җаппаров белән очрашты. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.
«Минемчә, бу кызыклы чара булырга тиеш. Һәрхәлдә, без старт лаеклы булсын өчен тырыштык. Бөтен дөнья яшьләре бу спорт төрләрен үз итә, һәм без аларга бер-берләре белән ярыша алырлык шартлар тудырдык», — диде Россия Президенты.
Ул билгеләп үткәнчә, ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр килешүгә нигезләнгән (1992 елның июнендә Дуслык, хезмәттәшлек һәм үзара ярдәм турында килешү имзаланган, 2000 елның июлендә — Мәңгелек дуслык, союздашлык һәм партнерлык турында декларация — Т-и иск.) һәм барлык юнәлешләрдә дә уңышлы үсеш ала.
«Россия төп сәүдә-икътисади партнерларның берсе булып тора һәм берсе булып кала. Кыргызстан икътисадына Россиядән туры инвестицияләрнең дә 35 проценты килде, алга таба да бу мәсьәләләр өстендә эшләячәкбез. Гуманитар өлкәдә безнең барысы да алга таба бара. Без сезгә рус телен үстерүгә игътибар бирүегез өчен рәхмәтле, мәктәпләрне сезнең белән күптән түгел генә ачтык», – дип ассызыклады Владимир Путин.
Садыйр Җаппаров «Киләчәк уеннары»ның беренче турнирын ачу тантанасына чакырулары өчен рәхмәт белдерде һәм әлеге уникаль чараны уңышлы уздыруны теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз