news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Казанда «Киләчәк уеннарын» уздыруда катнашкан һәркемне билгеләп үтәргә кушты

Путин Казанда «Киләчәк уеннарын» уздыруда катнашкан һәркемне билгеләп үтәргә кушты
Фото: Кремль матбугат хезмәте

Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә вакытында Казанда узган «Киләчәк уеннары» Халыкара мультиспорт турнирын искә алды. Ул маштаблы вакыйганы оештыру һәм уздыру белән шөгыльләнгән һәркемне билгеләп үтәргә кушты. Киңәшмә тррансляциясе Кремль телеграм-каналында узды.

«Мин Сезгә һәм «Киләчәк уеннары»н әзерләү һәм уздыру белән шөгыльләнүчеләрнең һәммәсенә рәхмәт белдерергә телим. Яшермим, мин моңа, әлбәттә, уңай карадым, безнең яшьләрнең, кунакларның аралашудан ләззәт алуын теләдем. Әмма, шулай да, мин моңа күбрәк җиңелчә, заманча күңел ачу программасына караган кебек караган идем, ә нәтиҗәдә бик җитди чара килеп чыкты, - диде дәүләт башлыгы вице-премьер Дмитрий Чернышенкога. – Сез, чыннан да, хаклы булгансыз, бу киләчәк өчен яхшы старт».

Президент Россиянең дөньяда беренче булып фиджитал өлкәсендә шундый масштабтагы чара оештыруын һәм йөзләгән миллион кешенең Казанда узган ярышларны каравын мөһим дип билгеләде.

«Бу, әлбәттә, бик шәп, кызык һәм, миңа калса, перспективалы», - диде дәүләт башлыгы. Ул шулай ук халыкара вакыйганы оештыру һәм уздыру белән шөгыльләнгән кешеләрне билгеләп үтәргә кушты, дип яза «Татар-информ».

«Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турниры Казанда 2024 елның 21 февраленнән 3 мартына кадәр узды. Ачылу тантанасына республика башкаласына Россия Президенты Владимир Путин һәм ярышларда катнашучы кайбер илләрнең лидерлары килде. Беренче көнне үк, Россия лидеры белән очрашу вакытында, Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев 2025 елгы турнирны үзләренең республикасында уздырырга тәкъдим итте. ТР Спорт министрлыгы проект җитәкчесе Игорь Столяровка сылтама белән хәбәр иткәнчә, уеннарда 116 илдән 312 команда катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100