news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Казанда Иран Президенты белән очраша

Путин Казанда Иран Президенты белән очраша
Фото: kremlin.ru

РФ Президенты Владимир Путин БРИКС саммитында Иран башлыгы Масуд Пезешкиан белән ике яклы сөйләшүләр үткәрергә ниятләве хакында белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Россия лидеры Ашхабадта Иран коллегасы белән очрашуда искәрткәнчә, ул аның Казанга килүен көтә.

«Безнең анда да ике яклы очрашу планлаштырылган», - диде дәүләт башлыгы.

БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. Россия лидеры 20гә якын ике яклы очрашу үткәрергә ниятли.

news_right_1
news_right_2
news_bot