Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Казанда БРИКС штаб-фатиры булачакмы дигән сорауга җавап бирде
БРИКС нинди дә булса шәһәрдә оешманың аерым штаб-фатирын булдыруны планлаштырмый. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин туры элемтә барышында, «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенең Казанда шундый штаб ачу мөмкинлеге турындагы соравына җавап биргәндә әйтте.
«Штаб-фатир булмаячак. Бөтен оешманың мәнфәгатьләрен күздә тотып эшли торган аерым кораллар бар. Һичшиксез, алдагы дистә елларда Татарстан башкаласында булдырылган барлык мөмкинлекләрне кулланачакбыз», – дип ассызыклады Путин.
- Искәртик, быел октябрьдә Казанда БРИКС саммиты узды, 30 дан артык дәүләттән делегацияләр катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз