news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Казанда БРИКС саммитында Си Цзиньпин белән очрашу уздырырга тәкъдим итте

Путин Казанда БРИКС саммитында Си Цзиньпин белән очрашу уздырырга тәкъдим итте
Фото: kremlin.ru

Россия Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпинны Казанда БРИКС саммитында катнашыр дип көтә. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин белдерде, дип яза ТАСС.

Кытай Халык Республикасы Рәисе урынбасары Хань Чжэн белән очрашуда ул саммит барышында Кытай лидеры белән аерым очрашу оештырырга тәкъдим итте. Фикер алышу Владивостокта Көнчыгыш икътисади форум кырларында узды.

«Килешенгәнчә, без БРИКС саммитында Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин әфәндене көтәбез. Бу эш барышында ике яклы эшлекле очрашу да уздырырга тәкъдим итәм», - дип белдерде Владимир Путин.

Искәртик, саммит Казанда 22-24 октябрьдә узачак. Элегрәк билгеле булганча, Татарстан башкаласына халыкара вакыйгага 36 дәүләт башлыгы чакырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100