Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин: Казанда БРИКС саммитында минем ике яклы 17 очрашу планлаштырыла
Россия Президенты Владимир Путинның Казанда БРИКС саммиты вакытында чит ил лидерлары белән 17 очрашуы планлаштырылган. Бу хакта дәүләт башлыгы БРИКСта катнашучы илләрнең әйдәп баручы массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашу вакытында хәбәр итте.
Очрашуда Бразилия, Мисыр, Һиндстан, Кытай, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны, Эфиопия һәм Көньяк Африка Республикасыннан массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре катнаша. Модератор булып «Россия сегодня» медиатөркеме җитәкчесе Дмитрий Киселев чыгыш ясый.
Искәртик, БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. Халыкара чарада 30дан артык ил вәкиле катнашыр дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз