news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин: Казанда БРИКС саммиты утырышлары уңышлы узды

Казанда БРИКС саммиты утырышлары уңышлы узды. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин «Казан Экспо»да Россия исеменнән оештырылган кабул итүдә белдерде.

«Бүген тар һәм киң составта БРИКС саммиты утырышлары уңышлы узды, алар актуаль мәсьәләләргә, сәясәт һәм куркынычсызлык, икътисад һәм гуманитар өлкәдәге хезмәттәшлеккә багышланган иде», — дип өстәде Россия Президенты.

Путин сүзләренчә, БРИКСка кергән илләр БМО Уставының төп принциплары нигезендә дөнья аренасында хезмәттәшлекне активлаштыру өчен теләктәшлек белдерә. Шулай ук алар Глобаль Көньяк һәм Көнчыгыш дәүләтләренең халыкара идарә системаларында хәлиткеч катнашында «Гадел глобаль дөнья тәртибен формалаштыруга» ярдәм итәргә омтылалар, дип өстәде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot