news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Казанда «Абилимпикс» чемпионатында ярышучы махсус операция ветераннарын сәламләде

Россия Президенты Владимир Путин Казанда махсус операция хәрбиләре һәм ветераннары өчен башланган һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» чемпионаты катнашучыларын сәламләде. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Сәламәтлек буенча чикләүләре булган хәрби хәрәкәтләр катнашучыларына һәм ветераннарына ярдәм итү системасы үсә, эчтәлекле, кирәкле планнар һәм инициативалар белән тулылана, билгеле бер тормыш хәлен исәпкә ала», – диде дәүләт башлыгы.

Аның фикеренчә, махсус операциядә катнашып инвалидлык алган кешеләргә үз талантларын һәм сәләтләрен тормышка ашырырга ярдәм итә торган әлеге масштаблы проект мондый инициативалар арасында лаеклы урын алып тора.

Шулай ук Путин, бәйгедә катнашучылар «реаль эшләрдә һәм башлангычларда үзләрен күрсәтер, үз уңышлары һәм казанышлары белән фронттагы иптәшләрен илһамландырыр» дигән ышаныч белдерде. Бөек Җиңүнең 80 еллыгында һәм Ватанны саклаучылар елында башланып киткән әлеге чемпионат җәмгыятьтә хөрмәт казаныр, традициягә әверелер, диде.

«Кадерле дуслар! Сезнең белән, сезнең батырлык, чыдамлылык, ихтыяр көчегез белән горурланабыз. Сезгә җиңү кәефе һәм игелек телим», – дип йомгаклады Россия Президенты.

Махсус операциядә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» чемпионаты 29 июльгә тикле дәвам итәчәк. Ярышларда 259 кеше «Поварлык эше», «Сәнәгать робот техникасы», «Агачка уеп ясау», «Автомобильләр ремонты һәм хезмәт күрсәтү» кебек 15 компетенциядә ярыша.

Катнашучыларга 75 эксперт бәя бирәчәк. Ярышлар нәтиҗәсе буенча 75 финалист сайлап алына, алар 2025 елның октябрендә «Абилимпикс» Илкүләм чемпионаты финалында чыгыш ясаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot