news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Ирек Фәттаховны «Ватан алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләде

Президент Владимир Путин Казан Башкарма комитеты җитәкчесе киңәшчесе Ирек Фәттаховны икенче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләде. Түрәнең исеме бүләкләнүчеләр язылган боерыкта бар. Ул хокукый мәгълүмат сайтында урнаштылган.

Исегезгә төшерәбез, элек Фәттахов Казанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты рәисе иде. 2013 елда ул Башкарма комитет җитәкчесе киңәшчесе итеп билгеләнгән.

Шулай ук бүләкләнүчеләр арасында «АйСиЭл – КПО ВС» акционерлык җәмгыяте музее директоры Маргарита Бәдретдинова да бар. Аңа «Дуслык ордены» бирелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100