Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин: Казан - илнең иң динамик үсеш алучы шәһәрләренең берсе
Дәүләт башлыгы соңгы елларда Казанның һәм Татарстанның зур эшен билгеләп үтте.
(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Казан илнең иң динамик үсеш алучы шәһәрләренең берсе булып тора. Казанның «Мәскәү» мәдәният үзәгендә җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашу вакытында Россия Президенты Владимир Путин әнә шундый бәя бирде.
«Мин Казанга тузган торактан күчерү белән шөгыльләнә башлагач килгән идем, шул йортларның берсенә кергәнебезне хәтерлим. Җир казып ясалган йорт диярсең. Алдагы елларда Казан һәм Татарстанда нинди зур эш башкарылды.
Бу илнең иң динамик үсеш алучы шәһәрләренең берсе», - диде Владимир Путин. Элегрәк ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның нык җитәкче булуын билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз