Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин: Казан 2028 елда күчмә халыклар уеннарын кабул итәргә әзер
Россия Президенты Владимир Путин Казанның 2028 елда күчмә халыклар уеннарын кабул итәргә әзер булуын белдерде. Бу хакта ул Бишкәктә Шанхай хезмәттәшлек оешмасы саммитында әйтте.
«Кичә без бу көннәрдә Кыргызстанда уза торган күчмә халыклар уеннарын ачу тантанасында катнаштык, анда Шанхай хезмәттәшлек оешмасының күп кенә дәүләтләре вәкилләре, шул исәптән Россия дә катнаша. Илебез чираттагы шундый уеннарны 2028 елда Казанда үткәрергә әзер», – диде Путин.
Ул шулай ук Россиядә әлеге уеннарга карата кызыксыну белдергән илләрнең командаларын күрүгә шат булачакларын әйтте.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз