Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Казан Башкарма комитеты җитәкчесен Дуслык ордены белән бүләкләде
Россия Президенты Владимир Путин Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаровны Дуслык ордены белән бүләкләү турындагы карарны имзалады. Бүләк белән аны иҗтимагый әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга керткән зур өлеше өчен билгеләп үттеләр. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының административ һәм хокук саклау органнары идарәсе җитәкчесе Рөстәм Кадыйров һәм Татарстан Рәисеҗэшләре белән идарә итүче Мөслих Ситдыйков та Дуслык ордены белән бүләкләнде. Республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы җитәкчесе Марат Айзатуллин һәм аның урынбасары Владимир Кудряшев, үз чиратында, II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медальләренә ия булды.
Искәртик, Дуслык орденын 1994 елда гамәлгә куелды. Әлеге Россия дәүләт бүләген россиялеләргә, шулай ук чит ил гражданнарына халыклар арасында тынычлык, дуслык, хезмәттәшлек һәм үзара аңлашуны ныгытудагы аерым казанышлары өчен тапшыралар.
Гафаров Казан башкарма комитетын 2020 елдан бирле җитәкли. Моңа кадәр ул 8 ел Совет районы администрациясе башлыгы булып эшләгән һәм 2 ел Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары вазифасын башкарды, социаль блокны җитәкләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз