news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин кайсы препарат белән коронавируска каршы ревакцинация ясаганын әйтте

РФ Президенты коронавируска каршы назаль вакцина белән вакцинация ясау экспериментында катнашу өчен теләк белдерде.

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин «Спутник Лайт» препараты белән Covid-19га каршы ревакцинация ясаганы турында сөйләде.

Бу хакта ул Гамалеи исемендәге эпидемиология һәм микробиология үзәге директоры урынбасары Денис Логунов белән очрашуда хәбәр итте. Путин сүзләренчә, ревакцинациядән соң ул үзен яхшы хис итә.

Моннан тыш, РФ Президенты коронавируска каршы назаль вакцина белән вакцинация ясау экспериментында катнашу өчен теләк белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100