Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин: Картлык буенча иминият пенсияләре 1 гыйнвардан 7,6 процентка индексацияләнәчәк
Киләсе елның 1 гыйнварыннан картлык буенча иминият пенсияләре 7,6 процентка индексацияләнәчәк, ягъни бу 2025 ел нәтиҗәләре буенча көтелә торган инфляциядән югарырак. Бу хакта икътисади мәсьәләләр буенча киңәшмәдә Россия Президенты Владимир Путин белдерде, дип җиткерә Кремльнең матбугат хезмәте.
«Үз чиратында, социаль пенсияләр 1 апрельдән индексацияләнәчәк, һәм бу киләсе елдан пенсионерның яшәү минимумы нинди темп белән үссә, шул ук темпта булачак», – дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы.
Владимир Путин бу максатларга акча федераль бюджетта да, Социаль фонд бюджетында да каралуын өстәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз