news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин “КАМАЗ-Мастер” командасын “Дакар-2017” раллиенда җиңүләре белән котлады

Россия Федерациясе Президенты спортчыларга “яңа казанышлар, спорт уңышы һәм иң изге теләкләр” теләде.

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин “КАМАЗ-Мастер” командасын “Дакар-2017” ралли-рейдының йөк машиналары зачетында җиңүләре белән тәбрик итте. Бу хакта команданың матбугат хезмәте хәбәр итә.

Котлауда: “Бу марафонда безнең автоузышчылар югары профессионализм, түземлек һәм бердәмлекне күрсәтте, бик катлаулы шартларда тәҗрибәле һәм танылган көндәшләрен узып китте, үзләренә беренчелекне кайтарды һәм лаеклы ике мактаулы пьедестал баскычында урын алды. Сезнең уңыш милли автоспортның лидерлык позицияләрен ныгытты, “КАМАЗ" йөк машиналарының сыйфатын һәм ышанылылыгын исбатлады” диелгән.

Дәүләт башлыгы спортчыларга “яңа казанышлар, спорт уңышы һәм иң изге теләкләр” теләде.

Исегезгә төшерәбез, “КАМАЗ-Мастер” командасыннан Эдуард Николаев һәм Дмитрий Сотников экипажы “Дакар-2017” раллиенда беренче һәм икенче урыннарны яулады.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100