news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин КАМАЗ коллективына рәхмәт белдерде

Владимир Путин КАМАЗ коллективына рәхмәт белдерде
https://tatarstan.ru/

КАМАЗ коллективына Россия Президенты Владимир Путин рәхмәт белдерде. Бүләкләү тантанасы бүген Казан Кремлендә узды. Тантананы Татарстан Республикасының Премьер-министры үткәрде.

«Алексей Песошин «КАМАЗ»ның Казандагы вәкиллеге директоры – республикада хакимият органнары белән хезмәттәшлек буенча директор Александр Ушенинга РФ Президенты Рәхмәтен тапшырды», – дип хәбәр итте компаниянең матбугат хезмәте Telegram-каналында.

Татарстан компаниясе коллективын яңа махсус техника эшләүгә һәм булдыруга зур өлеш кертүләре, илнең саклану сәләтен ныгытулары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен билгеләп үттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot