news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин КАМАЗ коллективына һәм җитәкчелегенә рәхмәт белдерде

Путин КАМАЗ коллективына һәм җитәкчелегенә рәхмәт белдерде
Фото: kremlin.ru

Россия Президенты Владимир Путин КАМАЗ җитәкчелегенә һәм коллективына компаниянең тотрыклы эшчәнлеге һәм үсеше өчен рәхмәт белдерде.

Ул бу хакта илнең берничә төбәгендә транспорт объектларын ачу тантанасында әйтте. Аерым алганда, М-12 «Көнчыгыш» трассасында пилотсыз КАМАЗлар йөри башлады.

«Билгеле сәбәпләр аркасында килеп чыккан кыенлыкларга карамастан, «КАМАЗ» алга таба үсүен һәм зур заманча проектларда катнашуын дәвам итә. Моның өчен компаниянең җитәкчелегенә һәм бөтен хезмәт коллективына рәхмәт белдерәсем килә. Сезгә уңышлар телим», - дип китерә дәүләт башлыгының сүзләрен ТАСС.

news_right_1
news_right_2
news_bot