Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин «КАМАЗ» генераль директоры Сергей Когогин белән очрашты
Россия Президенты Владимир Путин «КАМАЗ» генераль директоры Сергей Когогин белән очрашты. Алар дәүләт башлыгының эш кабинетында сөйләшә, дип хәбәр итә ТАСС.
Президент компаниянең техника җитештерү эшендә гамәлдәге хәрби хезмәткәрләр белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсен уңай бәяләде. Ул предприятиенең хәрби линейкасын үстерергә кирәк, дип билгеләп үтте.
Когогин хәбәр иткәнчә, компания җитештерү күләмнәрен сизелерлек дәрәҗәдә арттырган һәм техникасының характеристикаларын яхшырткан.
«Безнең машиналар ун кешегә кадәр сыйдыра һәм артиллериядән атканда шартламый», – дип белдерде Когогин.
Ул ассызыклаганча, предприятие техника җитештергәндә махсус операцияләр көчләре офицерлары белән киңәшләшә.
Президент бу алымны хуплады.
Элегрәк Россия лидеры КАМАЗ җитәкчелегенә һәм коллективына компаниянең тотрыклы эшчәнлеге һәм үсеше өчен рәхмәт белдерде.
2025 елның декабрендә Путин Когогинга РФ Хезмәт Герое исемен бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз