news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин “КАМАЗ”директорын IV дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” ордены белән бүләкләде

Россия Федерациясе дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы Кремльнең Екатерининский залында узды.

(Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин Путин “КАМАЗ” ГАҖ генераль директоры Сергей Когогинны IV дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” ордены белән бүләкләде. Бу хакта Кремль порталында хәбәр ителә.

Россия Федерациясе дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы Кремльнең Екатерининский залында узды.

“Мин ышанам, бары туган илгә шундый караш белән генә зур казанышларга ирешергә, амбициоз һәм кыю бурычларны хәл итәргә, шул исәптән, батырлык һәм тәвәкәллек янәшә барганда, мөмкин”, - дип мөрәҗәгать итте Путин бүләкләнүчеләргә.

  • КАМАЗ — Россиядә авыр йөк автомобильләрен җитештерүче зур предприятие. Предприятие эшчәнлек дәверендә 2,2 млн йөк машинасы эшләп чыгарды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot