news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин кайбер пенсияләрне гариза язмыйча билгеләү турындагы закон имзалады

Ата-анасы билгеле булмаган балалар, туендыручысыннан мәхрүм калган гаиләләр һәм халыкның кайбер башка категорияләре социаль һәм иминият пенсияләрен гариза бирмичә ала башлаячак. Бу хактагы законны бүген Россия Президенты Владимир Путин имзалады.

Түләүләр пенсия белән тәэмин итү өчен җаваплы орган карамагындагы мәгълүмат нигезендә билгеләнәчәк, дип күрсәтелгән законда. Пенсияләр түләү турында карар кабул итү өчен биш эш көненнән дә артык вакыт сарыф ителмәячәк.

Граждан иминият дә, социаль пенсия дә алырга хокуклы булса, аңа табышлырак булган түләү билгеләнә.

Моннан тыш, «хезмәткә яраксыз гражданнар» төшенчәсе төгәлләштерелде. Шулай итеп, аңа уку тәмамланган елның 1 сентябренә кадәрге чорда төп гомуми яисә урта гомуми белем бирү программалары буенча укуларын тәмамлаган балигъ булмаганнарны керттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100