news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин кабат мобилизациянең яңа дулкыны турындагы имеш-мимешләргә җавап бирде

Россиядә икенче өлешчә мобилизация үткәрү өчен бернинди факторлар да юк. Бу хакта Кыргызстанга сәфәре нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясендә РФ Президенты Владимир Путин сөйләде.

«Бүген андый факторлар юк, алар каралмый», - диде ул.

«Нет таких факторов сегодня, они не просматриваются», — подчеркнул он.

Аның сүзләренчә, өлешчә мобилизация буенча алынган 300 мең резервистның яртысы гына махсус хәрби операция зонасында. Шул ук вакытта аларның 77 меңе хәрби бүлекчәләрдә, ә калганнары «яки икенче, өченче позицияләрдә - бу асылда территориаль гаскәрләр роле, яки өстәмә әзерлек белән шөгыльләнә».

Шул рәвешле, хәрби хезмәткә алынучыларның яртысы әле махсус операция зонасына да килмәгән. «Бу егетләр полигоннарда һәм өйрәнү үзәкләрендә. Барлык мобилизацияләнгәннәрнең яртысы хәрби резервта дигән сүз», - дип аңлатты дәүләт башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100