news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Каһирә белән авиаэлемтәләрне яңарту турындагы указны имзалады

Россия һәм Мисыр арасындагы авиаэлемтәләр 2015 елның ноябрендә Синай өстендә А321 пассажир лайнеры һәлакәткә очрагач туктатылган иде.

(Казан, 4 гыйнвар, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин Мисырның Каһирә шәһәре белән даими авиаэлемтәләрне яңарту турындагы указны имзалады. Тиешле документ бүген хокук мәгълүматы рәсми порталында басылган.

Россия һәм Мисыр арасындагы авиаэлемтәләр 2015 елның ноябрендә Синай өстендә А321 пассажир лайнеры һәлакәткә очрагач туктатылган иде. Әлеге һәлакәттә бортта булган барлык кешеләр – 217 Россия туристы һәм җиде экипаж әгъзасы һәлак булды.

Указ имзаланган көннән үз көченә керә. Россия һәм Мисыр арасындагы авиаэлемтәләр быел 1 февральдә яңартылыр дип көтелә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot