news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Путин, көтмәгәндә, Көнчыгыш хәрби округында сугышка әзерлекне тикшерү игълан итте

Гаскәрләрне яңадан төркемләү тактикасына аерым игътибар биреләчәк

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). РФ Президенты В.В.Путин, көтмәгәндә,  Көнчыгыш хәрби округы гаскәрләренең бөтен составының сугышка әзерлеген тикшерергә карар иткән, дип хәбәр итә ИТАР-ТАСС. Бүген бу хакта оборона министры, армия генералы Сергей Шойгу Кораллы көчләр җитәкчеләре белән киңәшмәдә белдергән.

Оборона министры контроль күнегү һәм тактик укуларда тиешле бурычларны үтәүгә әзерлеген тикшерү өчен, хәрби идарә органнарын һәм гаскәрләрне полигоннарга чыгарырга боерган.  

Шулай ук Сергей Шойгу Владимир Путинның Көнчыгыш хәрби округ гаскәрләрен көтмәгәндә тикшерү белән бергә, хәрби ведомствога  махсус программалар Баш идарәсе белән берлектә, илнең көнчыгышында федераль башкарма хакимият органнарының хәрби вакыт шартларында бурычларны үтәргә әзерлеген дә тикшерергә кушуын әйткән. 

Тикшерү 11-18 сентябрь көннәрендә үткәреләчәк.  

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100