news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин, күпме хезмәт хакы алуы турында сорап, "Ел укытучысын" каушаткан

"Уртача 25–30 мең", — дигән “Ел укытучысы исеменә лаек булган Шагалов.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин илнең иң яхшы укытучылары белән очрашуда Армавирдан килгән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Александр Шагаловка күпме хезмәт хакы алуы турында сорау биреп, мөгаллимне бераз каугшаткан,  дип яза "Газета.ру".

«Төрлечә була, үземнең, укучыларымның казанышларыннан тора. Ул үзгәрергә мөмкин. Уртача 25-30 мең», - дигән “Ел укытучысы" исеме алган  Александр Шагалов.

Президент, үз чиратында,  соравына җавап алмыйча туктамаячагын белдергән.

«Әйтмәсәгез мин тагын аптыратачакмын бит. Иң әйбәте, иә әйбәте күпме хезмәт хакы алуыгызны хәзер үк әйтеп бирүегез», — дип шаярткан Путин.

Шагалов сүзләренчә, узган елда аның хезмәт хакы 26–27 мең сумны тәшкил иткән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100