Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин: Күпчелек өчен дүрт стена арасында утыру кыен, тик сайлау мөмкинлеге юк
Президент Россия халкын үз-үзеңне изоляцияләү режимына җаваплы карарга чакырды.
(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Россия Президенты Владимир Путин ил гражданнарына бүгенге вазгыять аркасында килеп чыккан барлык авырлыкларга һәм проблемалар карамастан, үз-үзеңне изоляцияләү шартларын үтәүне сорап мөрәҗәгать итте. Коронавирус таралуын туктату өчен режим кирәк.
«Күпчелек өчен дүрт стена арасында утыру кыен, әмма сайлау мөмкинлеге юк. Үз-үзеңне изоляцияләү режимын, аның шартларын үтәргә кирәк», — диде Владимир Путин.
Дәүләт башлыгы инфекция белән көрәштә уңай нәтиҗәгә ирешү Россия халкының дисциплинасына һәм җаваплылыгына бәйле булуын билгеләп үтте.
Соңгы мәгълүматлар буенча, Россиядә 82 төбәктә коронавирус йоктыруның 8672 очрагы теркәлгән. Табиблар 580 кешене дәвалап терелткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз