Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин Көнчыгыш икътисади форумында катнашу өчен Владивостокка килде
Россия Президенты Көньяк Корея һәм Монголия Президентлары, Япония Премьер-министры белән очрашачак, "Звезда" суднолар төзү заводында булачак.
(Казан, 5 сентябрь, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин, Кытайга сәфәрен тәмамлап, Көнчыгыш икътисади форумында (Бөтендөнья икътисади форумы-2017) катнашу өчен Владивостокка килде, дип хәбәр итә Кремль матбугат хезмәте.
Дәүләт башлыгы Дәүләт советы президиумы утырышын үткәрәчәк. Анда Ерак Көнчыгышның комплекслы социаль-икътисадый үстерү мәсьәләләре каралачак. Шулай ук ул чит илнең эшлекле даирә вәкилләре, форум катнашучылары белән очрашачак. Биредә Владимир Путин Көньяк Корея Президенты Мун Чжэ Ин, Япония Премьер-министры Синдзо Абэ һәм Монголия Президенты Халтмаагийн Баттулга белән очрашулар үткәрәчәк.
Моннан тыш, Президент "Звезда" суднолар төзү заводында булачак һәм Приморье крае губернаторы Владимир Миклушевский белән эшлекле очрашу уздырачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз