news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин июльгә кадәр минималь хезмәт хакын арттырырга кушты

Россия Хөкүмәте 2023 елның 1 июленә кадәр минималь хезмәт хакын арттырырга тиеш. Президентның шундый йөкләмәсе Кремль сайтында урнаштырылган.

«2023 елда минималь хезмәт хакы күләмен инфляция үсеше темпларыннан һәм 2023 елда илдә уртача айлык хезмәт хакы үсешеннән алда (с опрежением) арттыруны тәэмин итәргә», – диелә документта.

Владимир Путин шулай ук июльгә минималь хезмәт хакын арттыру буенча тәкъдимнәр тапшырырга кушты.

Моннан тыш, дәүләт башлыгы хөкүмәткә реаль хезмәт хакы үсешен тизләтү һәм ярлылык дәрәҗәсен киметү бурычы куйды. Шулай ук гомер озынлыгын һәм туучылар санын арттыру турында да сүз бара. Йөкләмәне үтәү вакыты — 2023 елның 1 мартына кадәр, аннары – айга бер тапкыр.

Моннан тыш, президент Министрлар Кабинетына Донецк һәм Луганск халык республикаларын, шулай ук Херсон һәм Запорожье өлкәләрен үстерү программаларын расларга кушты, 2030 елга аларда Россия буенча уртача яшәү дәрәҗәсенә ирешү күздә тотыла.

Декабрьдә Путин 2023 елга минималь хезмәт хакы күләмен 16 242 сум күләмендә билгели торган федераль закон имзалады. Аныкланганча, минималь хезмәт хакы хезмәткә яраклы халыкның яшәү минимумыннан дүрт процентка югарырак булачак, 2021 ел өчен уртача хезмәт хакына карата нисбәте 45,9 процент тәшкил итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100