news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин: "Җитмеш елдан соң тарих янә безне аң булырга һәм уяулыкка чакыра"

Мәскәүдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә хәрби парад уза

(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Мәскәүдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә хәрби парад үткәрелә. Бу Кызыл мәйданда уздырылган парадлар тарихында иң зурысы - Анда 16 меңнән артык хәрби, 194 берәмлек коры гаскәр хәрби техникасы, 143 самолет һәм вертолет катнаша.

Кызыл мәйданда мәртәбәле кунаклар сыйфатында 2 меңнән артык Бөек Ватан сугышы ветераны чакырылган, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.

Парадта катнашучылар һәм кунаклар алдында Россия Президенты Владимир Путин чыгыш ясады.

"Бүген әлеге изге юбилей датасын билгеләп үтеп, без янә нацизмны Җиңүнең бөтен зурлыгын аңлыйбыз. Нәкъ менә безнең  ата-бабаларыбызның әлеге кара көчне җиңүе белән горурланабыз. Гитлер авантюрасы бөтен дөнья җәмәгатьчелеге өчен коточкыч гыйбрәт булды. Ул чакта, узган гасырның 30нчы елларында,  Европа нацизм идеологиясенең куркыныч уятуын шунда ук аңлый алмаган.

Бүген, 70 елдан соң да, тарих янә безне аң булырга һәм уяулыкка чакыра. Без раса өстенлеге идеяләренең иң канкойгыч сугышка китергәнен онытырга тиеш түгел. Аңа Җирнең 80 процентка якын кешесе җәлеп ителде. Европаның күп илләре кол ителде, оккупацияләнде. Советлар Союзы дошманның иң көчле һөҗүмен үз өстенә алды. Бирегә нацистларның сайлап алынган төркемнәре китерелде. Аларның барлык хәрби көче тупланды. Биредә Икенче бөтендөнья сугышының гаскәр һәм техника саны буенча иң көчле сугышлар узды. Нәкъ менә, Кызыл Армия Берлинны җимергеч штурмлау нәтиҗәсендә, Гитлер Германиясе белән сугышта җиңүле нокта куйды.  

Туган җирләрен азат итү өчен күп милләтле бөтен халык көрәште. Барысы да сугышның ачысын-төчесен татыды. Һәм бөтенесе бергә Ватанны коткаруда үлемсез батырлык кылды. Икенче Бөтендөнья сугышының нәтиҗәсен билгеләде. Европа халыкларын нацистлардан азат итте. Бөек Ватан сугышы ветераннары бүген кая гына яшәсә дә, биредә, Россиядә, без аларның батырлыгын, түземлеген һәм фронтка тугрылыгын югары бәяләүне белергә тиеш.

Кадерле дуслар! Бөек Җиңү һәрчак илебез тарихының батырлык бөеклеге булып калачак. Әмма без Гитлерга каршы коалиция буенча союзникларыбызны да хәтерлибез. Бөекбритания һәм Франция, Америка Кушма Штатлары халыкларына Җиңүгә керткән өлешләре өчен рәхмәтлебез. Төрле илләрнең антифашистларына рәхмәтлебез, алар партизаннар сафларында үзләрен аямыйча көрәште. Шул исәптән Германиянең үзендә дә.

Союзникларның Эльбада узган тарихи очрашуын да онытмадык. Әлеге ышаныч һәм бердәмлек безнең уртак мирас, тынычлык һәм тотрыклылык өчен милләтләр берләшү үрнәге булды. Нәкъ менә әлеге кыйммәтләр сугыштан соңгы  дөнья төзелеше нигезнә салынды. Берләшкән Милләтләр Оешмасы төзелде, заманча халыкара хокук системасы формалаштырылды. Әлеге институтлар бәхәс һәм низагларны хәл итүдә үзләренең нәтиҗәлелеген күрсәтте.

Әмма соңгы унъеллыкларда халыкара хезмәттәшлекнең база принципларына битарафлык күрсәтелә башлады. Глобаль сугыш сынауларыннан соң кешелек тудырган принципларга. Боларның барысы да дөнья үсешенең тотрыклылыгын какшата. Барлык дәүләт өчен дә тигез куркынычсызлык системасын эшләү безнең уртак бурыч булырга тиеш. Ул система заман куркынычларына аек, төбәк һәм глобаль, блоклы булмаган нигездә төзелергә тиеш. Шул чакта гына без планетада тынычлык һәм дуслык тәэмин итә алачакбыз", - диде, аерым алганда, дәүләт башлыгы В.Путин.

Фотосурәт  kremlin.ru сайтыннан алынды.                                      

news_right_1
news_right_2
news_bot