Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин җитәкче вазифадагы махсус операциядәгеләр турында: Мондый кешеләрне күтәрергә кирәк
Россия Президенты Владимир Путин белдергәнчә, махсус хәрби операциядә катнашучылар, тугры, җаваплы һәм белемле кешеләр җитәкче вазифаларга күтәрелергә тиеш. Хәзер бу максат белән илдә «Геройлар вакыты» проекты гамәлгә ашырыла, әмма бу әлеге юнәлештә беренче адым гына, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин Калмыкия башлыгы Бату Хасиков белән очрашуда.
«Федераль Җыенга юлламада сез хәзер яңа элита эрасы килүен әйттегез. Сезнең Россиянең яңа элитасы турындагы сүзләрегез - бу чыннан да бик актуаль. Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк чын лидерлар билгеле булды, алар бүген Калмыкиядә кайбер җитәкче вазифаларны били», - дип белдерде төбәк башлыгы.
Ул хәрби хәрәкәтләр ветераны, махсус хәрби операциядә катнашучысы Чимид Джангаевны мисал итеп китерде. Хәзерге вакытта ул «Воин» үзәге филиалы белән җитәкчелек итә, республика парламенты депутаты һәм җирле казаклар атаманы булып хезмәт итә. Хасиков аңлатканча, җитәкчелекне берләштерү карары Джангаевның җаваплылыгы, энергиясе һәм белемле булуы белән бәйле.
«Дөрес. Менә шундый кешеләрне күтәрергә кирәк тә инде. <...> Ләкин бу беренче адым гына. Аннары бу уртак эшкә эләгәчәк кешеләр санын арттырачакбыз», - дип җавап бирде моңа Путин.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз