news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Истанбулда Украина белән сөйләшүнең яңа раундын уздырырга әзерлеге турында әйтте

Мәскәү Киев белән сөйләшүнең киләсе раундын Истанбулда уздырырга әзер. Бу турыда Россия Президенты Владимир Путин әйткән. ТАСС шул хакта яза.

Дәүләт башлыгы очрашуның төгәл вакытын һәм урынын килештерергә кирәклеген әйтте һәм Россия ягы Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган бу процесска ярдәм итүен дәвам итәр дип өметләнә.

Путин Төркия лидерына позициясе өчен рәхмәт белдерде һәм Россиянең Төркия мәйданчыгында очрашу уздырырга әзер булуын ассызыклады.

news_right_1
news_right_2
news_bot